21 декабрь 2011 яңалыклары
-
Вакансияләр
Хәзерге вакытта буш вакансияләр юк.
-
Һаман йөрәктә
Тормыш иптәшем Фатыйма Исмәгыйль кызы Сафинаның (Сәлахова) тууына 70 ел тулуга багышлана. Фатыйма дүртенче бала булып, колхозчы гаиләсендә, 1941 елның 21 декабрендә дөньяга килә. Әтисе Исмәгыйль сугыш башлануның беренче көннәрендә үк сугышка китә. Әнисе Шәмсенисага берсеннән-берсе яшь 3 бала кала. Олы улы Хәсәнгә 7, Һадига 5, Халисәгә 3 яшь. Шулар...
-
Кар ява, эш арта
Карлы буранлы һава торышын романтик хисле кешеләр үз итсә дә, ул шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең урам чистарту хезмәткәрләренә өстәмә мәшәкатьләр генә тудыра. Бистәне чүп-чардан чистарту өстенә аларга район үзәге паркын, Дружба, Горький, Ленин урамнары буенча күперләрне кардан чистарту эше дә өстәлә. Бу көннәрдә әлеге хатын-кызларга авыр хезмәт башкарырга туры килә,...
-
Ветераннар рәхмәте
Район Ветераннар Советы Пленумында булган сөйләшүләр күп кенә ветераннарыбызның күңеленә бик ошаган. Бу редакциябезгә килгән хатлардан ачык күренә. Яңа Дума авылыннан Шакир Гыйззәтов һәм Такталы авылы ветераннар Советы рәисе Хәлим Әхмәтҗановтан аваздаш булган ике хат алдык. Әлеге хатларда алар чыгышларда яңгыраган ел дәвамында эшләнгән эшләрдән бик канәгать калулары турында хәбәр...
-
Яңа китап
Шушы көннәрдә шагыйрәбез Миңнеруй Гайфуллина-Хәбибуллинаның Татарстан китап нәшриятында өр - яңа китабы дөнья күрде. «Яшен ташлы тарак» исемле бу шигырьләр җыентыгына авторның төрле елларда иҗат ителгән эчкерсез, самими хисләр белән сугарылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланган. Якташыбызның җыентыгы тиздән Республика, район китапханәләренә дә таралачак. Автор үз традицияләренә тугрылыклы калып, бу җыентыкта да...
-
Безнең терәгебез...
«Җәннәт аналарның аяк «астында»-диелә хәдистә. Шуңа да без әле ярый яныбызда әниебез бар дип сөенәбез, чөнки аңа булган бурычларыбызны түләп бетерәсе килә. Менә тиздән Яңа Ибрай авылында яшәүче хөрмәтле әниебез Гельметдинова Факия Мотыйгулла кызына 80 яшь тула. Әниебез язмышы, аның тормышы илебез язмышына, яшьтәшләренең тормышына охшаган. Анарга әтисез ятимлек әчесен...
-
Кистеңме, утырт
Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре туган төбәкнең табигый байлыкларын саклау һәм арттыруга бәя биреп бетергесез өлеш кертәләр. Юл яны урман полосалары-район горурлыгы булып тора. Җирле урманчылар тәрбияләп үстергән урман полосалары елның теләсә кайсы вакытында күзләрне иркәли. Аларның халык-хуҗалыгына нинди файда китерүе турында сөйләп торасы да юк. Төп үзенчәлекләрнең берсе-ул кыш көне...
-
Вакыт аз калды
Районда үз шәхси эшләрен булдырган кешеләр өчен җаваплы чор җитте. Мәҗбүри пенсия һәм медицина иминиятенә иминиятләштерү взнослары түләү өчен аз вакыт калды. Шәхси эшмәкәрләргә, крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыкларына һәм членнарына, адвокатларга, шәхси нотариусларга һәм башка шәхси практика белән шөгыльләнүче затларга 31 нче декабрьгә кадәр барлык түләүләрне дә күчереп бетерергә кирәк....
-
Армияне кичектереп тору
2011 елның 1 декабрендә 376-ФЗ санлы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы Федераль законның 24 нче маддәсенә Ф3 тарафыннан үзгәрешләр кертелде. Бу турыда редакциягә район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе И.Хәйруллин хәбәр итте. Төзәтмәләр армиягә бару вакытын кичектереп торуга хокукы булган гражданнар категориясе исемлеген киңәйтте. Исемлеккә вуздан соң һөнәри белем алу...
-
“Юл һәм балалар” фестивале
Иске Ильдеряк мәктәп базасында "Юл һәм балалар" фестиваленең район этабында катнашучыларны бүләкләү чарасы узды. Чараны ЮХИДИ һәм мәктәптән тыш эшләр Үзәге бергәләп оештырды. Җиңүчеләр конкурсның республика этабында катнашачаклар. Кече яшь группасында беренче урын Наталья Мельниковага (Иске Савруш төп мәктәбе, җитәкчесе В.Мельникова) бирелде, икенче урынны Адель Мирзин (Яңа Дума СОШ, җитәкчесе...
-
Форпост – алдынгы отряд
Безнең җәмгыятьтә балалар җинаяте, хокук бозулар булганда, моңа каршы көрәшүнең яңа формалары кулланылырга тиеш. Шуларның берсе - җәмәгать тәртибен саклау буенча яшүсмер - яшьләр формированиесе үзәге "Форпост" төзү. (Белешмә өчен: югарыда әйтеп үтелгән үзәкне төзү турындагы положение муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Становов тарафыннан 2011 елның 9 мартында расланды. «Форпост»...
-
Ватанның лаеклы улы
Кәкре Күл төп мәктәбендә Ватан Геройлары көненә багышланган «Ватанның лаеклы уллары» дигән атналык узды. Атналык барышында барлык сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен генә күрсәтеп калмадылар, ә төрле язмышлы кешеләр белән дә очраштылар. Мәктәптә һәр көнне төрле темага багышланган нинди дә булса чара үткәрелде. Төрле уеннар, викториналар, презентацияләр үткәрү укучыларның белемнәрен тирәнәйтте,...
-
Республика беренчелеге
Үткән атнада «Юность»УСЗ базасында районда беренче тапкыр кызлар арасында мини-футбол буенча ТР Беренчелеге үткәрелде. Беренчелектә зона ярышларында җиңгән җиде команда катнашты. Нәтиҗәләр буенча беренче урынны Яр Чаллы җыелма командасы алды, икенче урынга Казан командасы лаек булды, ә өченче урын-Байлар Сабасы командасы вәкилләрендә. Безнең команда көндәшләреннән азга гына калышып, дүртенче урынны...
-
Интернетта аралашабыз
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнарга яңа «Интернет челтәрен файдаланып видео-кабул итү» хезмәтен тәкъдим итә. Шулай итеп, теләсә кайсы гражданин видео кабул итүдә катнаша һәм идарә эшчәнлеге белән бәйле сораулар бирә ала. Мисалга, дәүләт җир контроленә кагылышлы сорауларга һәр атнаның сишәмбе көнендә Идарә җитәкчесе урынбасары Костин Артем Петрович; һәр пәнҗешәмбе...
-
Яшь белгечләргә ярдәм
Киләсе елда авылда эшләүче яшь белгечләргә ярдәм вәгъдә ителә. Дәүләт җирдә хезмәт куючыларга йөз белән борылып, үзенең азык-төлек иминлеге турында кайгырта башлаячак. Ә бүген җирдә квалификацияле кадрлар хезмәт куярга тиеш. Менә шуның өчен 2012 елда авыл хуҗалыгы формированиесенә эшкә килүче һәр югары уку йорты чыгарылыш укучысы-100 мең сум, техникумны тәмамлап...